ТРИГОНОМЕ’ТРИЯ и. гр. Геометриянең өчпочмак кырлары һәм почмаклары арасындагы үзара бәйләнешләрне өйрәнә торган бүлеге. Тик кенә торганда, әйтик, тригонометриядән синуслар, косинусларны үлчәп утырганда, кинәт кенә йөрәк сызлап куя, ниндидер сихри көч иясе күңелне күбәләк канатын җилпегәндәй итеп кенә кытыклый: рәхәт тә, газаплы да була. М.Мәһдиев. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, чөнки Мәккәгә таба юнәлешне тәгаенләү өчен, сферик тригонометрия формулаларын кулланырга кирәк. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә