ТРИБУНАЛ и. лат. 1) Хәрби яки гаять зур гражданлык шикаятьләрен карый торган гадәттән тыш махсус суд органы. – Һы, ансат кына икән! Анда мине рифкумга тапшырып, трибуналга озаттырасың киләмени? – Ревкомга баруын барырбыз. Тик син трибуналдан курыкма. Трибуналга җибәрмәсләр. В.Нуруллин. Хәрби трибунал карары белән хөкем ителгәннәрне дә чокыр кырыена бастырып атканнар. М.Галиев 2) Шул органның суд коллегиясе, судьялар. «Әгәр дә, – дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап, – әгәр дә уйдырма гаепләү актыгызда күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма торгызырга, совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам, – тагын кабатлыйм, андый ниятнең миндә булганы юк, – кемнәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем?» И.Салахов 3) Шул орган тарафыннан җинаятьләр тикшерү эше. Маскировка кормаган өчен – трибунал. Г.Гобәй. Бу күрсәтмәне җиренә җиткереп үтәмәгән офицерның үзен трибунал көтә. З.Мәхмүди 4) Шул органның суд утырышы. Солдатның күз карашы сүнгән, битләре буйлап аккан күз яшьләренең тозлы тәмен сизмичә, иреннәре генә, трибунал, трибунал, дип пышылдый иде... Х.Ширмән |