ТРИБУ’НА и. фр. 1) Оратор басып сөйли торган махсус күтәренке урын; мөнбәр. Профсоюз әһеле дә сүз алды, инде дә трибуна артына әлеге дә баягы бригадирыбыз Вәлиулла чыкты. Ф.Баттал. Шуның өстенә бер-бер артлы трибунага менеп, кем ничек булдыра ала, аны тәнкыйтьләргә тотындылар. Ф.Садриев 2) Стадионнарда, мәйданнарда төрле уеннарны, ярышларны, демонстрацияләрне карап тору, парад кабул итү һ.б.ш. эшләр өчен, һәр рәте алдагысыннан биегрәк итеп ясалган корылма. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: билетны көнчыгыш трибуна бишенче сектордан алырга тырышыгыз. Сабантуй. «Рубин» стадионы, традиция буенча, үзебезнең илкүләм җыелмасына трибуна тулы җанатар җыйды. Татарстан яшьләре 3) күч. Сәясәтчеләр, публицистлар һ.б.ш.ның иҗтимагый эшчәнлек алып бара торган өлкәсе, урыны. Театр сәхнәсе наданлыкны, фикри торгынлык, консерватизмны, яшәп килүче җәмгыятьнең башка тискәре якларын тәнкыйть итү өчен җайлы трибуна иде. Г.Арсланов. Укытучы-мөгаллимнәргә укыту методикасы белән, фәннәрнең эчтәлеге һәм терминологиясе буенча тәҗрибә уртаклашырга да трибуна кирәк. Фән һәм тел |