ТРЕСТ и. ингл. 1) Үзәкләшкән идарәсе булган бер типтагы берничә предприятие берләшмәсе; шундый берләшмәнең идарә аппараты. Аны Казандагы төзелеш трестларының берсенә билгеләделәр. Р.Кәрами. Шундый җыелышларның берсендә Казаннан тресттан килгән вәкил катнашты. Ф.Баттал 2) икът. Коммерция һәм җитештерү операцияләре үзәкләшеп, бер идарәгә буйсынган һәм үз мөстәкыйльлекләрен югалткан берничә предприятиенең монополистик берләшмәсе. Мексика нефте дә Америка тресты кулына төште. Ф.Әмирхан |