ТРЕНИРО’ВКА и. рус Берәр нәрсәгә (мәс., йөгерергә, йөзәргә, очарга һ.б.га) өйрәнү өчен күнегүләр. Бүгеннән тренировкаларны башлап җибәрергә иде, ләкин Мөхлисә апа бөтен ишегалдын такта, бүрәнәләр белән тутырган. Т.Гыйззәт. Җәмил дә мәктәпкә тренировкага ашыга иде, Сәрвәрбикә әби аркасында гына Вәзилә янында тоткарланды. А.Гыйләҗев |