ТРЕ’НЕР и. ингл. Спорт күнегүләренә җитәкчелек итүче, яшь спортчыларны әзерләүче белгеч. Кадыйров инде бу атаклы йөгерешчеләрнең серенә төшенә башлаган иде, шуңа күрә моннан таюны хуп күрде. Әмма ул борылырга өлгергәнче, өлкән тренерның боеручан тавышы яңгырады ---. Ф.Яруллин. Алҗып егылганнарга да, борыныннан кан китүчеләргә дә эче пошмый бу тренерның. К.Кәримов |