ТРЕЛЬЯЖ и. фр. 1. 1) Үрмәле үсемлекләр өчен юка, тар такталардан яки тимерчыбыктан махсус эшләнгән рәшәткә

2) Өч бүлемтекле көзге. Әхмәдиша, галстугын төзәткәли-төзәткәли, трельяждагы чагылышына эре генә карап торды да аяк астындагы ботинкаларына үрелде. Ф.Баттал. Клариса, сумкасын трельяж янына куеп, Нуриевның бала-чага кебек бирелеп уйнаганына карап тора. Р.Батулла

2. с. мәгъ. Юка, тар такталардан эшләнгән. Трельяж беседка



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә