ТРЕК и. ингл. 1) спорт Велосипед һәм мотоцикл ярышларының бер төре өчен махсус ясалган овал формасындагы юл; шундый юлы булган спорт корылмасы. Бу көнне трекка җитмешкә якын картингчы чыкты. Ватаным Татарстан. Биектау районындагы «Каньон» трассасында үткән ял көннәрендә «Империя» кубогына трек ярышлары узды. Татарстан яшьләре

2) махс. Атомнар, электр бушану һ.б.ш.ларның прибор экранында, кәгазьдә калган эзе

3) муз. Музыка альбомына кергән аерым әсәр. Беренче трегыңны кайчан яздырдың?



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә