ТРАХО’МА и. гр. мед. Озакка сузыла торган йогышлы күз авыруы. Монысының күзләре эренләп тора иде. Шулай да трахомага охшамаган. Конъюнктивит дип тә өзеп кенә әйтә алмассың. Х.Камалов. Элегрәк чуашлар арасында медицина ярдәме күбрәк трахомага каршы көрәш юнәлешендә барган. Сөембикә |