ТРАХЕ’Я и. гр. 1) анат. Кеше һәм умырткалы хайваннарның бер-берсенә тоташкан кимерчәк боҗралардан торган көпшәсыман сулыш юлы. Бугаздан үткәч, һава трахеяга керә. Бу – 10 – 12 см озынлыктагы көпшә. Анатомия. Җәүдәт Галиулла улының бугазында рак, трахеясына трубка куелган. Ф.Бәйрәмова

2) зоол. Кайбер буынтыгаяклыларның бер очы тән өстенә чыгып торган сулыш алу көпшәсе. Үрмәкүчсыманнарның үпкә һәм трахеялары бер-берсеннән бәйсез барлыкка килгән. Зоология. Сулышның берничә тибы була: күзәнәк аша, тире аша, трахеялар, саңаклар һәм үпкәләр ярдәмендә. Бу трахеялар буйлап бөҗәк тәненең күзәнәкләренә кислородка бай һава керә. Биология

3) биол. Үсемлекләрдә дымны һәм суда эрегән туклыклы матдәләрне үткәрү көпшәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә