ТРА’ФИК и. ингл. информ. Телефоннан сөйләшүләр яки Интернет сайтыннан файдалану күләме; компьютер челтәрендә җибәрелгән һәм кабул ителгән мәгълүмат күләме. Бу кафеда Интернетта утыруның бер сәгате – 20 сум. Иң әзе 15 минутка санатырга була. Интернетның тизлеге шактый зур. Трафик (Интернеттан алган мәгълүматның күләме) буенча түгел, ә вакыт буенча исәплиләр. А.Әпсәләмова |