ТРАФАРЕТ и. ит. 1. 1) Бизәк яки язу төшерү өчен, яссылыгы шул бизәк яки язу формасында уелган юка пластинка. Эчлек материалларны трафаретлар буенча кисү дә шулай ук меңнәрчә метр материягә экономия бирә. М.Максуд. Директорның күз алдында --- кулларына буяу, пумала тоткан сакаллы малайлар кайнашты. – Тизрәк маташ, беренче сылавың түгел бит. – Трафаретлар кайда? Ф.Баттал

2) Шундый пластинка ярдәмендә төшерелгән рәсем яки язу. [Солдатның] бил каешлары салдырылган, погоннары һәм трафаретлары йолкынган. Ш.Маннур

3) күч. Шаблон, әзер схема, гадәттәге алым, ысул. Дистә еллар буена бер трафарет белән куелып килгән классик әсәрләргә баш режиссёр Валерий Васильевич Раку бүгенге заман сулышын өрде. Р.Вәлиев. Бүгенге көндә безгә ул «белем» һәм «культура» трафаретларыннан ашыгыч рәвештә котылырга кирәк. М.Юныс

2. с. мәгъ. 1) Трафарет ярдәмендә эшләнгән. Трафарет бизәк

2) күч. Әзер схемага нигезләнгән, еш кабатланганга күрә искергән, таушалып беткән, шаблон белән эшләнгән. Аларга оригинальлек җитми, гомуми сүзләр, күптән инде күп тапкырлар кабатланган тәгъбирләр, таныш хисләр, трафарет алымнар тулып ята. Р.Миңнуллин. Тукта әле, бу нинди трафарет сүз, аяк нишләп төз булсын – бильярд таягы төз була. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә