ТРАТ-ТА-ТА иярт. 1) Тынлы оркестр тантаналы марш уйнаганда, берәр нәрсәне салмак, ритмик рәвештә шакылдатканда чыккан тавышны һәм шатланганда такмаклауны белдерә. «Рита калган, Рита биредә, трат-та-та, трат-та-та!» Гамирның шатлыгы йөрәгенә сыешмый, җыр булып тышка атылырга әзер. Х.Ширмән

2) Автоматтан, пулемёттан атканда чыга торган тавышны белдерә. Дошман автоматчылары ут ачты: «Трат-та, трат-та-та!» Ф.Булатов. Тау башындагы пулемётларның авызы ачылды: «Та... та... та... Трат-та-та-та...» К.Нәҗми



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә