ТРА’ССА и. нем. 1) Юл, канал, үткәргеч торба һ.б.ш.ларның юнәлешен күрсәтә торган сызык. Бу яшь урман – калын яшел трасса – Бөтен район кырын ышыклар. Ш.Мөдәррис. Метро трассасы. Нефтьүткәргеч трассасы. Трассаны үзәртү 2) Олы юл. Авылның сикәлтәле, кантарлы юлларыннан йөреп туйгач, егет мотоциклны асфальт юлга – трассага таба борды. Х.Ибраһим. Ул елларда илдә удар комсомол төзелеше булган КамАЗның гөрләгән чагы, бер үк вакытта Казан – Чаллы трассасы төзелә. Р.Корбан // Юл, билгеләнгән маршрут. Туп уйнаганда да, кузла аркылы сикерергә тезелсәләр дә, биеклеккә сикерергә кирәксә дә, чаңгылар кигән килеш трассага чыгып баскач та, иң әүвәл хәлдән тайганчы дөмбәсләшеп алалар. К.Кәримов 3) хәрби Фосфорлы снарядның һавада очканда эзе калып юнәлешне күрсәтә, яңадан атканда прицелны дөресләргә ярдәм итә торган яктырткыч эзе. Автомат туплар өстеннән Трассалар бөркеми. С.Баттал. Очканда эзе күренеп кала торган трасса сызучы пуля белән атканда, пуля хәрәкәтенең траекториясе күренү сәбәпле, цельгә төзәп ату җиңеләя. Физика |