ТРАПЕ’ЦИЯ и. гр. 1) Капма-каршы якларның ике ягы гына параллель булган дүртпочмак. Язын --- Фәридун яшәгән йорт ярыйсы ук нык тоелган иде, хәзер сылавы купкан нигезе, рамнары череп чалшайган кыйшык тәрәзәләре, --- дүрткелдән трапециягә әйләнгән ишек авызы, хуҗасызлыкка корылган һәйкәл булып, аның каршысында сураеп баскан иде. А.Гыйләҗев. Трапециянең нигезләре 12 һәм 18 см икәнлеге билгеле. Геометрия 2) Һәр ике башы бауга асылган аркылы таяктан гыйбарәт гимнастик снаряд. [Яшьләрнең] бер төркеме турникларда, трапецияләрдә упражнениеләр ясыйлар, җирдә мәтәклиләр. Ш.Камал |