ТРАП и. голл. 1) Суднодагы теләсә нинди баскыч. Ишекне ачуга, кубрикка да су бәреп керә. [Хәйдәр], су ерып, югарыга чыга торган трапка омтыла. Г.Әпсәләмов. Шуннан соң ул өскә күтәрелү механизмнары янына шуышып барды, аларны эшләтеп җибәрде, аннары көч-хәл белән рубка трапына кайтты, люкка күтәрелде, көймә су астыннан чыккач, люкның капкачын ачты. Казан утлары

2) Ярдан, причалдан суднога күтәрелү яки төшү өчен махсус күчерелмә баскыч яки басма сыман җайланма. Пристаньның икенче бер читендә, теплоходтан төшүчеләрне ипле генә күзәтеп, баһадир сынлы егет басып тора иде. Әлеге кыз трапта күренүгә үк, йөрәге җилкенеп тибә башлаган иде аның. Р.Мөхәммәдиев. Каерылып карасак, пароходтан ярга сузылган такта трапта, чынлап та, баһадирларча киң җилкәле бер солдат елмаеп тора --- иде. С.Сабиров // Гомумән кая булса да күтәрелү яки төшү өчен махсус ясалган баскыч яки басма сыман җайланма. Алтын комлы грунтны тачкага тутырабыз да трап буенча бункерга ашыгабыз. Норма – йөз тачка. И.Салахов. Аларның инвалидлар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм коляскалы пассажирлар өчен уңайлыклары тагын да арткан: барлык автобуслар да, салонга коляска белән керү өчен, махсус траплар белән җиһазландырылган. Ватаным Татарстан

3) Самолётка керү яки чыгу өчен сөялмә баскыч. Траптан күтәрелгәндә дә, иллюминатор аша самолёт канатлары артыннан йөгергән бетон юлга күз салганда да, әллә нинди ят билгесезлеккә тирәнрәк чума баруын тойды. Э.Закирова. Ул трапның өске баскычына күтәрелгәч, борылып, аэропорт бинасына карады. Р.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә