ТРАНШЕ’Я и. фр. 1) хәрби Оборона позицияләрендәге барлык ут нокталарын тоташтыра, дошманга каршы ягына балчык, таш һ.б.ш. нәрсәләр өелгән һәм снаряд яки бомба кыйпылчыкларыннан саклану өчен хезмәт итә торган тар, тирән, озын чокыр. Биленнән гранатасын суырып алып, траншея борылышына томырды. Г.Әпсәләмов. Немец кечкенә миномёттан атырга тотынды: траншеядагы сугышчыларның каскаларын шәйләгән ахры. Х.Камалов

2) Берәр нәрсә күмү, салу, саклау һ.б.ш. максатлар өчен хезмәт итә торган озын тирән тар чокыр, канау. Әллә ни тирән булмаган траншеяның як-ягында станоклар. М.Хәсәнов. Әүвәле һәркем үзенә чокыр казыды, аннары аларны үзара тоташтырып, траншея хасил иттеләр. Ф.Яхин

3) махс. Тау токымнарын ачык ысул белән чыгару өчен казылган чокыр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә