ТРАНСФОРМА’ЦИЯЛӘҮ ф. Бер кыяфәттән, формадан икенче кыяфәткә, формага күчерү; әверелдерү; үзгәртү. Туфан иҗаты өчен мәкаль һәм әйтемнәрне субституция (бер компонентны алыштыру) алымы ярдәмендә трансформацияләү хас. Г.Әхмәдгалиева. Димәк, бу әкияттә су трансформацияләү вазифасын үти, ягъни геройның кыяфәтен үзгәртә. Татар халык иҗаты

Трансформацияләп бетерү Тулысынча трансформацияләү

Трансформацияләп карау Трансформацияләргә омтылу, тырышу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә