ТРАНСФОРМА’ЦИЯЛӘНҮ ф. Бер кыяфәттән, формадан икенче кыяфәткә, формага күчү; әверелү; үзгәрү. Шигърияттә традицион символларның трансформацияләнүе, яңа эчтәлеккә ия күптөрле троплар барлыкка килү дә нәкъ менә бер гасыр элек күзәтелә. Р.Харрасова. Теге яисә бу текстның халык яшәешендәге вазифасын, традициясен, саклану һәм трансформацияләнү сәбәпләрен ачыклауга юнәлтелгән эзләнүләр дә кирәк. Татар халык иҗаты Трансформацияләнә башлау Трансформация процессының башы күзәтелү Трансформацияләнеп бетү Тулысынча трансформацияләнү |