ТРАНСФОРМА’ЦИЯ и. лат. 1) кит. Бер кыяфәттән, формадан икенче кыяфәткә, формага күчеш; әверелеш. Ватан образының трансформациясе шагыйрьнең дуслык хисен олылый, нәфислеген, сафлыгын сиздерә. Г.Кашшаф. --- тарихи Атилланың үлеме белән бәйле вакыйга шактый озын юл узып, ХIII гасырга бөтенләй башка формада – исем трансформациясе аша килеп җитә. Ф.Урманчеев 2) физ. Трансформатор (1 мәгъ.) ярдәмендә электр тогының көчәнешен үзгәртү процессы. Трансформация аппаратурасы |