ТРАНСФОРМА’ТОР и. лат. 1) махс. Алмаш электр тогы көчәнешен үзгәртү өчен хезмәт итә торган аппарат. Ул арада электр трансформаторы өстендә бер егет һәлак булды: салган баштан яланкул шуңа тотынган. М.Мәһдиев. Аңарда трансформатор гөжләве генә ишетелә иде. А.Тимергалин

2) сәнг. Кыяфәтен (киемен, гримын һ.б.ш.ны) һәм тавышын бик тиз үзгәртеп, берничә роль уйный торган артист. Ул заманны миңа еш кына трансформатор булырга да туры килә иде. Китапта ничә хатын-кыз роле бар, барысын да миңа бирәләр. Аларның барысын да бер төрле уйнап булмый, һәркайсының үзенчәлекләрен, аерымлыкларын эзләргә кирәк була иде. С.Гыйззәтуллина-Волжская



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә