ТРАНСФЕРТ и. фр. 1) фин. Бер ил валютасын яки алтынын икенче илгә күчерү

2) фин. Кыйммәтле кәгазьләргә хокукны икенче затка күчерү

3) юр. Халыкара килешү нигезендә гражданнарны алмашу, автомат рәвештә гражданлыкны үзгәртү

4) Уенчының икенче клубка күчүе өчен алынган акча

5) к. трансфер (1 мәгъ.). Икътисад өлкәсендә азмы-күпме хәбәрдар булучыларга мәгълүм: бюджетара трансфертлар ил төбәкләре бюджетларының тәэмин ителешен тигезләүдә мөһим инструмент санала. Шәһри Казан. Закон проектында муниципаль берәмлекләргә трансфертларны 85 процент күләмендә бүлү билгеләнгән. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә