ТРА’НСФЕР и. лат. 1) Рәсми килешү нигезендә кемне яки нәрсәне дә булса икенче урынга күчерү 2) Спортчының контракт белән бер клубтан икенчесенә күчүе. Динияр Билалетдиновны кышкы трансферда «Рубин»га алып кайтуны Корбан Бердыев та беренче максат итеп куйган. Р.Шакир. «Рубин» быелгы сезонда Гришин, Филонов, Гарибян кебек футболчыларын трансферга куйган. Татарстан яшьләре 2) Туристларны аэропорттан кунакханәгә, кунакханәдән аэропортка илтүдән гыйбарәт хезмәт күрсәтү төре. Трансферга заказ бирү |