ТРАНСПОРТЁР и. фр. 1) Йөкләрне чикләнгән арага күчерү өчен, өзлексез хәрәкәт иткән, горизонталь яки бераз авыш тасма рәвешендәге механик җайланма, конвейер. Транспортёр буйлап югарыга цемент күтәрелә. Г.Әпсәләмов. Алар пилорамаларның конструкцияләрен бераз үзгәрттеләр; каяндыр тасма транспортёр табып, аның катокларын файдаланып, пилорамалар астына бүрәнәләр бирүне механикалаштырдылар. М.Хәсәнов 2) Авыр йөкләрне күчерү өчен, күп күчәрле махсус тимер юл платформасы 3) Бронетранспортёр. Киң чылбырлы --- транспортёрлар да сазлыкка әйләнгән юлларда көч-хәл белән үтәләр. Г.Сафиуллин |