ТРА’НСПОРТ и. лат. 1) Халык хуҗалыгының бер урыннан икенче урынга йөкләрне ташу яки пассажирлар йөртү белән шөгыльләнә торган тармагы, шулай ук күчерү чараларының теге яки бу төре. Флүр Сәхәбиевич, --- транспортта йөрүне өнәмәсә дә, кызны артык кыстамады. Р.Кәрами. Ашлык амбары ягыннан, биш ат белән алты-җиде үгезгә ашлык төяп, транспорт бригадасы килеп төште. Г.Бәширов

2) Йөкләр һәм кешеләр ташый торган хәрби судно. Бүген төнлә порттан чыгарга әзерләнгән хәрби транспортларның да икесен батырып киттеләр. Г.Кашшаф

3) Махсус максатлар өчен кулланыла торган олау яки башка төрле ташу чаралары. Вахтага бару-кайту өчен бердәнбер җайлы транспорт булган вертолёт тәкъдим ителде. Ш.Бикчурин. Транспорт самолётлары һәр төн саен азык-төлек һәм сугыш кирәкләре ташыйлар. Ш.Маннур

4) Бер урыннан икенче урынга илтү өчен билгеләнгән яки күчерелгән йөкләр партиясе, кешеләр төркеме. Лагерьдан транспорт бик еш китеп тора. Кайбер транспортларда меңәрләгән кешеләр була. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә