ТРАНСПЛАНТО’ЛОГ и. лат. Орган яки күзәнәкләрне күчереп утыртучы белгеч, табиб. Операция җитәкчесе, трансплантолог Эдгар Бимер әйтүенчә, авыруга савыгу өчен әле озак вакыт физиотерапия үтәргә туры киләчәк. Ватаным Татарстан. Шуларның берсе (минем бакча күршем) – исеме бөтен илгә билгеле булган трансплантолог, медицина фәннәре докторы, профессор, бәвел чыгару органнарына пластик операцияләр ясаучы Идел буендагы бердәнбер белгеч Ринат Харис улы Галиев. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә