ТРАНСПЛАНТА’ЦИЯ и. лат. 1) мед. Орган яки күзәнәкләрне бер урыннан икенче урынга, бер организмнан икенче организмга күчереп утырту эше. Мондый авырулар исемлегенә туберкулёзның актив формалары, --- эчке органнарга яки сөяк миенә ясалган трансплантация очраклары, бөерләрнең каты авыртуы һәм башкалар керә. Ватаным Татарстан. Сүз кеше органнарын башка кешегә күчереп утырту, ягъни трансплантация турында бара. Татарстан яшьләре 2) а.х. Бер үсемлек кисәген яки бөресен икенче үсемлеккә күчерү; ялгау |