ТРАНСПАРАНТ и. фр. 1) Рамга алынган яки ике таякка беркетелгән, берәр лозунг язылган яки сурәт төшерелгән кәгазь, тукыма. --- ике минут урынына ике сәгать кайнаган художниклар «Долой аракы!» дигән транспарант күтәреп чыкканнар. Ф.Баттал. Тамаша башлану церемониясе алдыннан махсус бер кеше, транспарант күтәреп, үгезнең авырлыгын, нәселен, исемен белдерә. Р.Фәйзуллин 2) Язганда, юллар туры булсын өчен, сызыксыз чиста кәгазь астына куела торган кара сызыклы каты кәгазь |