ТРАНСМИ’ССИЯ и. лат. 1) тех. Хәрәкәтне двигательдән станокның яки машиналарның эшләп торган частьларына тапшыра, күчерә торган барлык механизмнар системасы. Түшәмгә сыенып трансмиссияләр әйләнә, алардан станокларга каешлар сузылган. Г.Әпсәләмов. Безнең республикада --- трансмиссияләрне, тәрәзә күтәрткечләр, кузов детальләрен җитештерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Гасырлар авазы

2) күч. Күчеш, күчүчәнлек; тапшыру. Тикшеренүчеләр этномәдәният трансмиссиясендә гаилә әгъзалары арасында рольләр бүленешенең аерым үзенчәлекләре булуын билгеләп үтәләр. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә