ТРАНСЛЯ’ЦИЯЛӘҮ ф. Трансляция ясау. Шигырь бәйрәмен ул елларда телевизор аша турыдан-туры трансляцияләү юк, бары тик кичләрен кыскартылган репортажлар гына бирәләр иде. Ф.Яруллин. Узган ел бөек җырчыбыз Илһам Шакировның юбилей кичәсен бөтен дөньяга трансляцияләдек. Р.Фәйзуллин

Трансляцияләп бару Бер-бер артлы, эзлекле рәвештә трансляцияләү. «Яңа гасыр» каналы киләсе телевизион сезонда «Баскет-холл»да узган бу ярышларны атна саен трансляцияләп барачак. Татарстан яшьләре

Трансляцияләп килү Эзлекле рәвештә, күптәннән бирле трансляцияләү

Трансляцияләп тору Даими яки хәзерге вакытта трансляцияләү. Яңа музыкаль телеканал моның өчен бөтен шартларны тудырып, турыдан-туры трансляцияләп торды. Шәһри Казан

Трансляцияли башлау Трансляцияләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә