ТРАНСЛЯ’ЦИЯ и. лат. 1) Нинди дә булса эш-хәрәкәт яки вакыйга булган урыннан радио- яисә телетапшыру алып бару эше. Хәзер бит --- күп кенә концертлардан, Сабантуйлардан, башка күңел ачу урыннарыннан трансляцияләр бара. Р.Миңнуллин. Моңарчы күз алдына да китереп булмаган турыдан-туры элемтәләр, яшь тамашачылар өчен ток-шоулар, җыр бәйгеләре, бәйрәм трансляцияләре үтеп керде. К.Кәримов 2) Шундый юл белән тапшырыла торган хәбәрләр, әсәрләр 3) информ. Бер программалау телендәге программаны икенче программалау телендәге эквивалент программага күчерү, үзгәртү |