ТРАНСЛЯ’ТОР и. лат. 1) тех. Тавыш, сурәт һ.б. төрле мәгълүматны белдерә торган электрик элемтә сигналларын көчәйтү, үзгәртү һәм тапшыру өчен арадаш радиотехник җайланма. Аннары трансляторыбызны --- «Спорт – 2», «НТВ» каналларының берсенә көйләргә тырышып йөрдек. Татарстан яшьләре. Барлык район үзәкләре дә якындагы трансляторлардан цифрлы тапшырулар кабул итәчәк. Минзәлә

2) информ. Трансляция (3 мәгъ.) ясау программасы. Транслятор теләсә кайсы программалау системасының мәҗбүри элементы булып тора. Фән һәм тел. Автокод, Паскаль, Фортран һәм башка телләрне машина теленә күчерә торган программа тәрҗемәче транслятор дип атала. Информатика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә