ТРАНСКРИ’ПЦИЯ и. лат. 1) лингв. Нинди дә булса тел яки диалект авазларын, бу телнең язу системасыннан үзгәрәк булган хәрефләр, шартлы билгеләр белән бирү; шундый билгеләр системасы. Табышмакларның язылышында диалект һәм урынчылык аермалары сакланмады. Алар фәнни транскрипция буенча да бирелмәде. Н.Исәнбәт. Әгәр без транскрипция системасын кабул итсәк, татар теле имласы 50 – 60 билгедән торачак. Ә.Кәримуллин 2) муз. Берәр музыка коралы яки билгеле бер тавыш өчен язылган әсәрне икенче бер инструментта уйнау яки икенче тавыш өчен үзгәртеп язу. «Сәйдәшстан» циклы музыканы тар мәгънәсендә транскрипцияләү түгел, ә музыка фәненә нигезләнеп авторлаштырылган транскрипция. Шәһри Казан |