ТРАНЗИТ и. лат. 1. 1) Бер илдән икенче илгә арадагы өченче ил аркылы яки бер пункттан икенче пунктка арадаш пунктлар аша юлчылар һәм товарлар ташу формасы. Өйгә кайтасын уйлагыз. Транзит белән Магаданга алып китмәсеннәр, [диде курсант]. З.Мәхмүди. Меркель транзит операцияләрен туктату турында карар кабул иткән. Ватаным Татарстан

2) Йөкне бушатмыйча арадагы пунктларда бер урыннан икенче урынга күчерү формасы. Русия Әфганстанга хәрби булмаган товарларны транзит итәргә килешкән. Татарстан яшьләре

2. с. мәгъ. 1) Шул ысулга нигезләнгән. 1906 – 1924 еллар. Ул Көнчыгыш һәм Көнбатышның транзит сәүдәсе үзәге булган. И.Хуҗин

2) Шундый хокук бирә торган. Финляндия аңа берничек тә виза бирә алмый, шунлыктан С.Максуди, анда виза алу мөмкинлеген ишетеп, Стокгольмга килә, аннан транзит виза белән Германия аша Парижга китә. Гасырлар авазы. Беларусьның әллә ни табигый ятмалары юк, ләкин ул Русия белән Европа арасында транзит ил санала. Ватаным Татарстан

3) Билгеләнгән урынга кадәр транзит белән бара торган; транзит юлы белән башкарыла торган. Шуңа күрә вокзалның залына кереп, транзит рейсны көтәргә булдык. М.Хәсәнов. Транзит поездлар аеруча куркыныч: алар ничек югары тизлектә килсәләр, шулай узып та китәләр. Шәһри Казан

4) Аэропортта, вокзалда бер поезддан, самолёттан һ.б.дан икенче поездга, самолётка һ.б.ш.га күчеп утыру. Варис хатынын гомер буе транзит пассажир итмәү хәстәрен күрә башлады. М.Хәсәнов. Шәһәре, синагогалары, мәчетләре, чиркәүләре, галәмәт зур базарлары, анда сатылучы коллары белән сәяхәтчеләрне һәм транзит мөселман сәүдәгәрләрен шаккатыра. Ватаным Татарстан

5) Шундый пассажирлар өчен билгеләнгән. [Ул], транзит вагоннарына таратылган --- шпиклардан шикләнә-шикләнә, МОПР значогы чыгара. Г.Гали. 2013 – 2015 елларда исә беренче булып Халыкара конгресс-күргәзмәләр үзәге (транзит отельләр һәм офис үзәкләре белән бергә) белән махсус икътисади зона сафка басачак. Шәһри Казан

6) Билгеләнгән пунктка кадәр бер вагоннан икенчесенә бушатылмый үткәрелә торган. Транзит йөк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә