ТРАНЗИ’СТОР и. ингл. 1) Радиотехникада, электроникада, телемеханикада һ.б.ш.да электр сигналларын көчәйтә, үзгәртә торган өч электродлы ярымүткәргечле прибор. Трансформатордан бинага баручы калын чыбык тышкы кыяфәте белән цилиндрны хәтерләтүче билгесез предмет аша үтә иде, эксперт транзисторны келәшчәсе белән җәһәт кенә ике башыннан өзеп алды. Ф.Бәллүр

2) Шундый приборлы портатив радиоалгыч. Бер хатын бала арбасы этеп бара, ә янында ире, аның кулында транзистор. Р.Кәрами. Ә туйдагы яшьләрнең ничәсендә генә транзистор бар. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә