ТРАМПЛИН и. фр. 1) Сикерү ераклыгын яки биеклеген арттыру өчен эшләнгән махсус таусыман корылма яки ясалма калкулык. Тугызынчы класс малайларын таудан шуарга өйрәтәсе бармы, өйрәтелсә, нинди алымнарга өйрәтелә? Трамплиннан сикерергәме? Таяклар утыртып куеп, шулар арасыннан бормалап шуаргамы? М.Мәһдиев. Без синең кебек чакта яр өстеннән суга да чума идек, чаңгы белән трамплиннан да мәтәлә идек. Р.Кәрами

2) Трамплинны (1 мәгъ.) хәтерләткән табигый биеклек. – Карагыз, иптәш гвардия капитаны, нинди коточкыч трамплин, – диде командирларның берсе. Мин түбәнгә карадым. Тау чыннан да текә. Г.Әпсәләмов. Тәвәккәл таш яра, дип, үз-үземә дәрт өстәгәндә, мин инде бөкшәя төшеп, ике таягымны да артка чөеп, трамплинның сыртына якынлашып килә идем. К.Миңлебаев

3) күч. Нинди дә булса эш-гамәлләр өчен таяныч, башлангыч пункт; алга китү өчен әйбәт ярдәм иткән фактор. Бу [эш] сиңа югарырак сикерү өчен трамплин булырга тиеш. X.Вахит. Бүген Салават Фәтхетдинов җитәкләгән «Салават» җыр театры яшь башкаручылар өчен трамплин булып тора. Тамаша



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә