ТРАМВАЙ и. ингл. 1) Электр көче белән тимер юлдан йөртелә торган шәһәр транспортының бер төре. Якындагы трамвай будкасын кар күбәләкләре сырып алган. К.Нәҗми. Парижда елына 280 миллионлап трамвай билеты [сатыла иде]. Г.Гали 2) Шул юлда йөри торган бер яки берничә вагонлы поезд. Трамвайга кергәннән бирле, юл буе бу ике «баҗай» Шәмсинең имгәнү һәм аяксыз калу тарихын фаразлап бардылар. Җ.Юныс. – Беләсеңме, Казан – матур шәһәр, ләкин безнең Әстерханга җитми инде, – диде Чулпан, шак-шок килгән трамвайда кайтканда. Х.Ширмән |