ТРА’ЛЬЩИК и. рус 1) Трал (1 мәгъ.) белән җиһазландырылган балык тоту судносы. Шул арада бер тральщик порттан чыгып китте. А.Таһиров. Тральщиклар флоты

2) Трал (1 мәгъ.) белән балык тотуга җитәкчелек итүче кеше. Тәҗрибәле тральщик кул астында эшләү

3) Су асты миналарын трал (2 мәгъ.) белән тота торган хәрби корабль. Гөрселдәп шартлау дулкыны һаваны тетрәтте. Берничә минуттан без көймәдә барып җиткәндә, --- капитан күперчегендә тральщик командиры, биноклен як-якка юнәлтә-юнәлтә, су өстендә нидер эзли иде. С.Сабиров. Бу зур бәйрәмне өйләрендә дә, Берлинда да түгел, ә үзләренең нәни корабларында – тральщикта каршылаган. Идел

4) Шундый корабльдә хәрби минёр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә