ТРАЛ и. ингл. 1) Суднодан торып диңгез балыкларын тоту өчен кулланыла торган зур ятьмә. Су төбендәрәк яшәүче балыкларны тоту өчен --- трал кулланалар. Зоология. Өр-яңа капрон тралның җете ак калкавычлары болганчык су өстендә әзрәк күренеп барырга да өлгермәделәр, күздән югалдылар. Казан утлары 2) хәрби Су асты миналарын тоту һәм зарарсызландыру өчен махсус җайланма; мина аулагыч. Сугыш чорында Яшел Үзән каласының Горький исемендәге суднолар төзү заводы Идел хәрби флотилиясенә --- 9 трал буксиры һ.б. техника озата. Шәһри Казан. 10 июльгә 3 эсминец, --- 11 су асты көймәсе, 5 трал, 5 торпеда катеры һәм башка хәрби суднолар тар-мар ителә. Кызыл таң |