ТРА’КТОР и. лат. Авыл хуҗалыгы коралларын яки башка төр коралларны хәрәкәткә китерә торган һәм зур тарту көченә ия булган үзйөрешле авыр машина. Ә сабаннарның үзләрен ат урынына тракторларга беркетеп, тракторлардан сабан сөрдерәбез. М.Җәлил. Үз төтененә үзе күмелгән трактор, арты белән чигенә-чигенә, территория читендәге зур чүплеккә таба китте. Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә