ТРАКТАТ и. лат. 1) Нинди дә булса зур мәсьәләне, проблеманы тикшергән фәнни хезмәт. Әйтик, биш яшьтә мәхәббәт турында трактат язган бер бала бар. Р.Батулла. Бүлек фондында аеруча кызыклы кулъязмалардан билгесез автор тарафыннан 1845 елда иҗат ителгән фәлсәфи трактат характерындагы «Мәгарифе кальбият» исемле күләмле шигъри әсәрнең дә күчермәсе бар. Гасырлар авазы

2) махс. Халыкара шартнамә, килешү. Сугыштан соң ике дәүләт арасында төзелгән сәүдә трактаты --- төрки теленә күчерелеп, 1783 – 1784 елларда Петербургта басылган. И.Рәмиев. Федераль советның трактатларны гына килешеп куярга [хакы] бар. Г.Коләхмәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә