ТРАКТ и. лат. 1) Олы юл. Оренбург трактының шәрә кырында «Газик» тукталып калды. Ф.Яхин. Авыл олы юл – Казаннан Пермьгә бара торган тракт буенда урнашканлыктан, анда яшәгән халыкның тормышы тынгысыз булган. Гасырлар авазы 2) Кешеләрдә һәм башка җан ияләрендә ашаган ризыкның кереп эшкәртелеп, үзләштерелеп узу юлы. Ашкайнату тракты имезүчеләргә генә хас итчел иреннәр, яңаклар һәм казналыклар арасында урнашкан авыз алды куышлыгыннан яки авыз алдыннан башлана. Биология. Суган ашказаны-эчәклек трактының эшчәнлеген яхшырта, йөрәккә ярдәм итә, организмдагы холестеринны киметә, артериаль кан басымын җайга сала. Ватаным Татарстан |