ТРАЕКТО’РИЯ и. лат. махс. 1) Хәрәкәт итә торган җисемнең пространстводагы юлы. Башмак тоткан кул яшен тизлеге белән һаваны ярып баш өстенә күтәрелде, яулык күзләрне каплап бетерде дигәндә генә, тиешле траектория буйлап шапылдатып китереп тә сукты. Җ.Юныс. Әмма төкерек һавада матур гына траектория белән очып барганда, почмактан директор килеп чыккан, һәм... калганын сөйләү түгел, күз алдына китерүгә үк аркалар чымырдый башлый. А.Гыймадиев 2) хәрби Снаряд, мина, торпеда, ракета, пуляның очыш юлы |