ТРАДИ’ЦИЯ и. лат. 1) Яшәү рәвеше, иҗтимагый карашлар нигезендә барлыкка килеп, буыннан буынга күчә торган гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре, карашлар, зәвыклар һ.б.ш. Табында хуҗа һәм кунакларның бер-берсенә матур теләкләр белән җыр әйтешүе һәм күмәк җыр – керәшен татарларының һәр төркеменә дә хас күренеш, ата-бабалардан калган матур традиция. З.Кириллова. X – XII гасырларда элеккеге чорда барлыкка килгән сәнгать традицияләре дәвам итә. Татарстан тарихы

2) Көнкүрештә, үз-үзен тотышта урнашкан, гадәткә кергән тәртип, язылмаган закон. Разведчикларның ниндидер язылмаган законнары, традицияләре бар. Г.Әпсәләмов. Баласы тугач, әтисенең табиб кесәсенә акча салуы бездә гадәти хәл, күптәнге традиция булып исәпләнә. Ак калфак



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә