ТРАДИЦИО’НЛЫК и. 1) Традицион булу; гадәтилек

2) Традицияләргә, гадәттә аларның онытыла барганнарына яки консервативларына тугрылык. Безнең халыкта традиционлык бик көчле: әгәр ике-өч ел газета-журнал алдырмаса, ул радио-телевидение белән канәгатьләнәчәк, газета-журналга әйләнеп тә карамаячак. Р.Миңнуллин. Болгарда урнашкан мавзолейларда, нигездә, традиционлык – катгый шәригать кануннары белән җирләнү сакланган ---. А.Шәймәндәр



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә