ТРАДИЦИОН с. 1) Традициягә нигезләнгән, буыннан буынга күчеп килгән; гадәт, традиция булып әверелгән. – Сэр мастер, сезнең фермада нинди технология кулланышта булды: Канаданыкымы, Голландиянекеме? – Икесе дә булды: әбинеке дә, бабайныкы да! Әби-бабайлардан калган традицион ысул дип атала ул. М.Юныс. Ул – дистәләрчә әкиятләр авторы, әкиятләре традицион стильдә, традицияләрдән чыгу очраклары да бар. Р.Батулла 2) Традиция буенча була торган. Кыргызстан татарлары өчен Сабан туе – традицион бәйрәм, һәм милләттәшләребез аны ел саен оешкан төстә үткәреп килә. Казан утлары. Аңа традицион бүләк – тәкәгә өстәп «Фиат» җиңел автомобиле дә бирелде. Татарстан яшьләре 3) Гадәти, гомум кабул ителгән. Традицион әдәп кагыйдәләре дә [сагызны] хуп күрми. М.Әмир. Радик абый, Яңа ел төне алдыннан традицион сорау: киләсе елга нинди өметләр баглыйсыз? Шәһри Казан |