ТРАГИКОМЕ’ДИЯ и. гр. 1) Трагедия һәм комедия элементларын эченә алган драма әсәре. Мөхәррир әфәнде, бу трагикомедиянең ахырына барып чыгарга теләпмедер, хатны язарга утырды, бик тиз арада язып, Тимерша байга тоттырды. Х.Кәрим. Автор аны трагикомедия дип тә, сагышлы комедия дип тә атап караган, автор белән бәхәсләшергә дә булыр иде, Азат Әхмәдуллин аны мелодрама дип атады. Р.Батулла 2) Бер үк вакытта кызганыч та, көлке дә булып тоелган вакыйга, хәл. Сиңа мондый трагикомедия күрү бик кызык тоела торгандыр? Ф.Сәйфи-Казанлы. Бу трагикомедия бер Әлбинә язмышына гына карамый. Ф.Хөсни |