ТРА’ГИК I с. 1) Трагедиягә (1 мәгъ.) бәйләнешле. Бер очрашуда, Айрат абый, Сез гасыр башында яшәгән трагик актёр Мохтар Мутинның гаҗәеп оста шигырь укучы, шигырь сөйләүче булганын әйткән идегез... Р.Вәлиев. Тарихи җырларда чынбарлыкка эстетик мөнәсәбәт күбрәк трагик, драматик һәм героик планда чагылыш таба. М.Бакиров 2) сәнг. Трагедиянең асылын тәшкил итә торган; килешмәүчән конфликтны, капма-каршы якларның кискен көрәшен чагылдыра торган. Бу әсәрдә дә трагик [бәрелеш] элементларның булуы мәҗбүри. Казан утлары. Трагик мөнәсәбәтләрнең төгәл эшләнеше белән көчле тәэсир ясаган бу әсәрдә артистлар Зөлфирә Зарипова, Hариман Гарифуллин, Әзһәр Шакиров, Шамил Бариевның иҗади мөмкинлекләре яңа яктан ачылды. Сәхнә 3) Трагедия геройлары рольләрен уйнаучыга, башкаручыга хас; трагедия уйнау белән бәйле. Трагик талант 4) Фаҗигале халәтне белдерә торган. Әллә нинди трагик тавышлар белән --- сөйләнеп, минем арттан үзе килде. Ш.Маннур. Караңгы декорацияләр, сәләмә киемнәр, авыр трагик музыка, күк йөзен каплаган кургашын болытлар. Р.Батулла 5) Фаҗигале. Ике гасыр дәвамында басылган татар китабын юкка чыгару – әнә шуның аяныч, трагик мисалы. Ә.Кәримуллин. Факил Сафинның 1917 елгы түнтәрелешләргә һәм шуннан соңгы зур һәм трагик тарихи процессларга багышланган романы «Саташып аткан таң» дип атала. Ф.Урманчеев |