ТРАГИЗМ и. рус 1) Драма яки музыка әсәрендә һәм аларның башкарылуында трагик элемент. Эчтәлек һәм гомуми эмоциональ яңгыраш ягыннан шуңа якын «Таһир – Зөһрә», «Ләйлә илә Мәҗнүн» --- һ.б. шундый дастаннарның барысы да тирән трагизм белән сугарылган. Ф.Урманчеев. Ачы сарказм һәм трагизм белән комизмның янәшәлегенә нигезләнгән гротеск пьесаның төп нигезен тәшкил итә. Р.Фәтхрахманов

2) Берәр нәрсәнең фаҗигале, күңелсез ягы. [Дәрдемәнд] поэзиясендә трагизм һәм өметсезлек настроениеләре [сизелә]. Г.Халит. Трагизм бүгенге көндә болай да күп... Л.Фәтхетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә