ТРАГЕ’ДИЯ и. гр. 1) Драма әсәренең кискен бәрелешләр, сурәтләнгән геройларның һәлакәте белән тәмамлана торган төре. Драманың һәркайсы жанры – трагедия дә, комедия дә, драма да – безгә хезмәт итәргә тиеш. М.Җәлил. Т.Миңнуллинның татар халкы тарихында зур урын алып торган тарихи шәхесләргә багышланган драма һәм трагедияләре: «Канкай улы Бәхтияр», «Без китәбез, сез каласыз», «Моңлы бер җыр». Татар әдәбияты

2) Зур бәхетсезлек, фаҗига. – Бәлки, берәрсе мәхәббәт трагедиясе белән палубадан Волгага сикереп төшәр әле, – дип, югары карый башладым. Һ.Такташ. Тормышта комедия белән трагедия, ягъни көлкеле хәлләр белән фаҗига гел янәшә йөри. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә